Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмарада “Тоннель” операциясе үткәрелде

Операция барышында хокук бозуның 17 очрагы ачыкланды

29 март көнне 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мамадыш-Кукмара юлының 62нче чакрымында “Тоннель” операциясе үткәрелде. 

Операция барышында хокук бозуның 17 очрагы ачыкланды. 

Дүрт шофер дәүләт теркәү билгесе чиста булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Дүрт кеше куркынычсызлык каешын куймаган иде. Бер машина йөртүчегә - иминият полисы булмаган өчен, икенчесенә - транспорт белән документларсыз идарә иткәнгә, берсенә - тахографы, бер кешегә машина йөртү таныклыгы булмаган өчен штраф салынды. Өч шофер балаларны саклагыч җайланма куллануны кирәк дип тапмаган иде. Ә берсенә машина йөртү таныклыгы булмаган кешегә автомобиль биргән өчен беркетмә төзелде. Шулай ук тиешле вакытта штрафын түләмәгән бер машина йөртүче ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев