Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмарада “Тоннель” операциясе үткәрелде

Тикшерү барышында хокук бозуның 12 очрагы ачыкланды

27 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Мамадыш-Кукмара юлының 62нче чакрымында, машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында, “Тоннель” операциясе үткәрелде. Операция барышында 53 машина йөртүче тикшерелеп, хокук бозуның 12 очрагы ачыкланды.

Өч шофер дәүләт теркәү билгесе чиста булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Бер кешегә куркынычсызлык каешын куймаган, ә бер машина йөртүчегә тиешле вакытта штрафын түләмәгән өчен протокол төзелде. Моннан тыш, исереклек билгеләре сизелгән бер шофер тоткарланды. Башка хокук бозулар – 6 очрак.

Район ЮХИДИ хезмәте хәбәр итүенчә, мондый тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.

фото: район ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X