Машина йөртуче руль белән идарә итә алмау нәтиҗәсендә "Лада Калина" юл кырыена төшеп киткән
ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга каранда, бүген 17 март көнне 7.21 сәгатьтә Кукмара районында юл һәлакате булган.
Зур Сәрдек авылына кергәндә "Лада Калина" йөртүчесе, руль белән идарә итә алмау нәтиҗәсендә, каршы якка чыгып, юл кырыена төшеп киткән. Зыян күрүчеләр юк.
Нет комментариев