Май аеның 17 көнендә республика юлларында 17 кешенең гомере өзелгән. Тулаем алганда, майда сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә булган 192 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 215 кеше җәрәхәт алган.
Кичә, 17 майда, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 14 машина йөртүче тоткарланган. Шулай ук кагыйдә бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 80, балаларны махсус креслога утыртмауның - 75, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 558 очрагы теркәлгән.
Нет комментариев