Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яңа клуб ачылуын түземсезлек белән көттек

    Керү-чыгу юллары мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә бик җайлы итеп эшләнгән. Моңа мин бигрәк тә сөендем, чөнки мин дә хәзер бернинди каршылыксыз, коляскага утырган көе клубның эченә үк үтеп керә алам.

    Без Янсыбы авылында яңа клуб ачылуын түземсезләнеп көттек. Чөнки авылыбыз зур, балалар да күп, ә клуб иске, авария хәлендә, анда керергә дә куркыныч иде. Ниһаять, 20 декабрьдә яңа клуб ишекләрен ачты. Аны бик матур итеп салганнар, җиһазлары да күп, бөтенесе өр-яңа. Клубта якты, җылы, рәхәт. Керү-чыгу юллары мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә бик җайлы итеп эшләнгән. Моңа мин бигрәк тә сөендем, чөнки мин дә хәзер бернинди каршылыксыз, коляскага утырган көе клубның эченә үк үтеп керә алам.

    Биредән кеше өзелми. Кемдер Яңа ел кичәсен каршы алырга әзерләнә, кемдер, китапханәгә кереп, китап укый, газета-журналлар караштыра. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар да өйдә утырмый. Алар барлык бүлмәләрне карап, танышып йөриләр, соклануларын белдерәләр.

    Реклама

    Марсилә ФӘЙЗРАХМАНОВА

    фото: Фәнил Мәрсетдинов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: