Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

"Төркиядә" тегелгән күлмәк уңды

Сатучыларга шуны әйтәсем килә: товарның сыйфатын үзегез белмәсәгез, ышандырып сатмаска кирәк!

Яңа уку елы башланганчы, Кукмарадагы сату нокталарының берсеннән кызыма мәктәп формасы сатып алдым. Куе зәңгәр төстәге күлмәк үземә дә, кызыма да бик ошады. Ак якасы, җиңе генә күлмәккә беркетеп тегелгән, юганда уңмас микән, дип уйладык. Сатучы исә товарның Төркиядә эшләнгәнлеге, югары сыйфатлы булуын ышандыргач, шик-шөбһәләребезне онытып, күлмәкне алып кайтып киттек. Берничә көн укыганнан соң, күлмәкне югач елыйсылар килде: аның ак якасы, җиңе зәңгәр төскә кергән иде. Кич белән бөтен таныш-белешләрдән форма эзләргә туры килде. Сатучыларга шуны әйтәсем килә: товарның сыйфатын үзегез белмәсәгез, ышандырып сатмаска кирәк!

Әни кеше, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X