Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Сөт бәяләре ник дөрес бирмиләр?

Нигә мондый хаталар китә ул?

Газетада авылларда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәяләре бирелгән иде. Байлангарда сөтнең литры 13 сум 70 тиеннән җыела дип күрсәтелгән. Дөрес күрсәткеч түгел бу, бездә нибары 12 сум 80 тиеннән генә исәп-хисап ясадылар. Бу хакта сөт җыючы эшмәкәр Илнур Шакировның үзенә дә әйткән идем, ул да газетада күрсәтелгән бәянең ялгыш булуын раслады. Нигә мондый хаталар китә ул?

Сыер тотучы

Редакциядән. Без сөт бәяләре турындагы мәгълүматны район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алабыз. Ә аларга, белгәнебезчә, мәгълүматны авыл җирлеге башкарма комитетлары хәбәр итә. Шуңа да җирлек башлыкларыннан күрсәткечләр биргәндә игътибарлырак булуларын сорыйбыз.  

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X