Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Поч.Сутер авылында дус, бердәм халык яши

Сөенечкә каршы, Поч. Сутер авылында халык бер-берсенә ярдәмләшеп яши

Күрше хакы - Алла хакы, дигән мәкаль күршеләр белән дус, тату яшәргә кирәклеген ачык чагылдыра. Сөенечкә каршы, Поч. Сутер авылында халык бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Мин күптәннән инде лаеклы ялда, гомеремне укытучы хезмәтенә багышладым. Балалар үсеп таралыштылар. Авылда без, олы яшьтәге ялгыз яшәүче хатыннар, өчәү генә. Кайчагында сәламәтлек какшап китә, кан басымы уйный, шуңа күрә хуҗалык эшләрен үзебез генә башкара алмыйбыз. Бәхеткә каршы, киң күңелле авылдашларыбыз ярдәмгә килә. Менә быел бакчага бәрәңге утыртуда безнең авыл мулласы булышты. Мини-тракторында җирне сөрде, аннары биш хатын-кыз волонтерлар килеп, бәрәңгене утырттылар. Бу эшләрне, мөгаен, үзем генә башкарып чыга алмаган булыр идем. Мин туган җирдә яшәвем һәм әйләнә-тирәмдә шәфкатьле кешеләр булуы белән бәхетле.

Любовь ОСИПОВА,

Поч. Сутер авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев