Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Моны ничек аңларга: әллә бер-берсеннән күреп шулай эшлиләрме?

    Урамыбызда ике гаилә яши. Шуларның икесенең дә капка төпләре бер үк төрле көрәлгән: капка аллары ачык, ә юлга параллель итеп, кардан стена өелгән.

    Кыш көне кичләрен урамга йөрергә чыкканда кешеләрнең капка төпләрен күзәтергә яратам мин. Кемдер киң итеп, иркен итеп карны көрәп куя. Икенчеләре бары тик машина сыярлык кына урын калдыра. Өченчеләре исә сукмак кына сала. 

    Урамыбызда ике гаилә яши. Алар белән беркем дә сөйләшми диярлек. Ә алар үзара аралаша. Менә шуларның икесенең дә капка төпләре бер үк төрле көрәлгән: капка аллары ачык, ә юлга параллель итеп, кардан стена өелгән. Ничек аңларга моны: бер-берсеннән күреп шулай эшлиләрме, әллә күңелләре ябык, үзләре коры, кырыс булганга күрә, капка төпләрен дә кешедән яшерәләрме?

    Реклама

    Люция, Зур Кукмара
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: