Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кукмарабыз да калышмый

Күптән түгел газетада “Күршеләрдән калышмыйк” дигән язма бирелеп, анда Мамадыш шәһәрендә оештырылучы бәйрәмне мактап язганнар иде.

Ә минем Кукмарабызда да мамадышлыларны көнләштерерлек эшләр башкарыла дип әйтәсем килә. Мисал өчен, күптән түгел 23 кеше “Тылсым” үзәгендә ял иттек. Андагы тәртип, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында Мамадышта яшәүче туганнарыма сөйләгәч, “Их, бездә дә шулай булсачы”, - дип кызыгып, шаккатып киттеләр.

Үзәккә 15 көн дәвамында йөреп бетереп булмас дип уйлаган идек, кая ул – сизелми дә үтеп китте. Бер минутыбыз да бушка үтмәде. Билгеләнгән барлык төр дәваларны алдык, күңелле итеп ял да иттек. Музейга бардык, Рәдиф хәзрәтнең вәгазен тыңладык, яшь табиблар Зөлфирә Марат кызы белән Ләйсән Ихсан кызыннан күп файдалы мәгълүматлар, сорауларыбызга җаваплар алдык. Эльвира безнең белән “Могҗизалар кыры”, “Көйне тап” кебек уеннар оештырып, 45- 80 яшьлекләрне 30 яшькә яшәртте. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең барысы да ачык йөзле, ярдәмчел. Ризыклары тәмле. Кукмарабыз данын менә кемнәр югары йөртә дип, шатланып, горурланып кайттым.

Мәдинә Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk