Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Бәйгесе булды, бүләге булмады

Балалар ярышка күпме әзерләнгәннәр, бар күңелләрен биреп көрәштеләр.

Ятмас-Дусай авылында Гәрәй батыр призына балалар арасында көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышлар барышында төрле травма – имгәнүләр алучылар да булды. Әмма аларга беренче ярдәм күрсәтергә бер медицина хезмәткәре дә билгеләнмәгән иде. Көрәш - куркыныч спорт төре бит, мондый чараларда медицина хезмәткәрләре катнашырга тиештер дип уйлыйм.

Әлеге ярышлар буенча тагын бер фикеремне җиткерәсем килә. Балалар ярышка күпме әзерләнгәннәр, бар күңелләрен биреп көрәштеләр. Ә аларга моның өчен бер кәгазь белән медаль бирделәр. Балаларны спортка тарту, үсендерү өчен әз генә булса да бүләк әзерләрлек тә мөмкинлек юк микәнни соң? Белгән булсам, балаларны нәүмиз итеп калдырганчы, пенсия акчамнан аз булса да бүләкләр ала идем. 

Көрәш караучы бабай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев