Соңгы комментарийлар
-
Авылга эшмәкәрләр кирәк
Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты "Россия татар авыллары" ассоциациясе белән берлектә бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды. Әлеге өч көнлек чарада районыбыздан ике делегат - Пчеловод авылыннан Роберт Димитриев һәм Олыяздан Рафис Галиев катнашты. Җыеннан кайткач, аларны редакциябезгә чакырып, алган тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык.
-
Җаваплы сынау бусагасында
Быелгы язгы чәчү республикага 8 миллиард сумга төшәчәк - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күптән түгел булып үткән киңәшмәләрдә әнә шулай дип белдерде.
-
Рафик Таһиров: "Театр - чир ул"
Якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһиров белән очрашып, әңгәмә коруыбыз очраклы гына түгел. Театр " Студентлар 3D" спектакле белән 9 апрельдә районда гастрольләрен башлап җибәрә. Әңгәмә барышында кыскача гына һәр өлкәгә кагылып, артистның үзе, Әлмәт театрының бүгенге көне һәм, әлбәттә, "Студент 3...
-
Матурлык тудыручылар
Мәдәният өлкәсе - иң зур тәрбияви бурычлар йөкләнгән тармакларның берсе. Кичләрен авыл мәдәният учакларында театрлар, концертлар, төрле күңелле кичәләрнең узуы тамашачы өчен зур вакыйга булып тора, билгеле. Әмма соңгы елларда клубларны ачып ябудан тыш, бернинди чаралар уздырылмаган, салкын, шыксыз мәдәният йортларын да очратырга мөмкин булса, хәзер караш уңай якка сизелерлек...
-
Авылга яшьләр кирәк
Авылларга баргач, машина-трактор паркларында, басу-кырларда эшләүчеләр арасында, гадәттә, күбрәк урта һәм өлкән яшьтәгеләрне очратасың. Механизаторлар сафының елдан-ел олыгая баруы берәүгә дә сер түгел. Шуңа да соңгы елларда "Яңа тормыш" агрофирмасында әлеге тармакның армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшь егетләр хисабына яңаруына сөенеп кайттык.
-
Сессия чакырыла
Кукмара район Советы Президиумы Кукмара район Советының уналтынчы сессиясен 12 апрельдә 9 сәгать 30 минутта район Советы бинасында чакырырга карар кылды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 1.Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләү турында. 2.Районда авыл халкының эшчәнлеген күтәрү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында. 3.2012 елның беренче кварталында...
-
Балалар травматизмы
Туганнан алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында травмалар аеруча күп күзәтелә. Кечкенә балалар арасында көнкүреш травматизмы аеруча өстенлек алып тора. Аның сәбәпләрен өйрәнгәннән соң, күп очракта травмаларны гадәти хәл дип кенә карарга кирәк түгел дигән нәтиҗә ясалган. Чөнки алар еш кына олылар гаебе белән дә була. Кече яшьтәгеләр фатирларда, олыраклары...
-
Көләч булып кал!
Зур Кукмара диюгә, олпат гәүдәле, һәрчак елмаеп торучы Мулланур Хәләпов күз алдына килә. Егерме еллап ХХI партсъезд исемендәге колхозның Зур Кукмара авылында бригадир булып эшләде ул. 1932 елның 10 апрелендә туган егет, 16 яшендә киез итек фабрикасы мәктәбендә укып, итек түши башлый. Совет армиясенә алынгач радиотелеграфист булып Грузия, Әзербайҗанда хезмәт...
-
хәбәрләр
"Инженерлык челтәре" җәмгыятенең элеккеге директоры Иванов Валентин Константинович, күпьеллык намуслы хезмәте, производство йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
хәбәрләр
4 апрельдә Мәмәшир мәдәният йортында мөнәҗәт-бәетләр башкаручыларның кичәсе үткәрелсә, бүген Каенсар авылы клубында "Авылның кадерен белик" районкүләм фестивале кысаларында тарихи һәм милли кичә үтәчәк. Ә 14 апрельдә Күкшел һәм Поч. Кучук мәдәният йортларында яшьләр өчен наркотикларга каршы көрәш темасына тематик чаралар уздырылачак.
-
Гражданнар игътибарына!
10 апрельдә Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 3нче кат) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне Кукмара муниципаль районының мөлкәт һәм җир палатасы белгече Илтуганова Лилия Раиф кызы кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Телефоны:...
-
Чеп-чеп, чебиләрем...
Тавык-чебеш асрамаучылар районда сирәктер ул. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр җәйгә кош-кортсыз калмый - ите тәмле, файдалы, өстәвенә тиз дә үсә.
-
ААлдынгылар бәйрәме
Район Мәдәният йортында узган уку алдынгылары слетына бик яхшы билгеләренә генә өлгерүчеләр, республика, Рәсәй күләмендә узган чараларда җиңү яулаучылар, спорт һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар, мөгаллимнәр чакырылган иде.
-
Табигатьне яратырга өйрәнәләр
Үзебез яшәгән тирәлекне пычрану, чүпләнүдән саклау - һәркемнең изге бурычы. Табигатькә мондый карашны бала күңеленә кечкенәдән үк сеңдерү мөһим. Без Янсыбы башлангыч мәктәбендә укучылар белән бу юнәлештә эзлекле эш алып барабыз, балаларда туган җирне, туган авылны ярату хисләрен тәрбияләргә тырышабыз. "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән сыйныф сәгатьләрендә яр буйларын, сулыкларны,...
-
Бәла-казалардан сак булыйк
Үткән атнада район Мәдәният йортында бәхетсезлек очракларын кисәтү, эш урыннарында уңай хезмәт шартлары булдыруга контрольлек итүне арттыру максатыннан, оешма-предприятиеләрнең хезмәтне саклау буенча инженерлары, инспекторлары, профсоюз рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында "Район предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәтне саклау" дигән темага семинар-киңәшмә үткәрелде.