Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матурлык тудыручылар

Мәдәният өлкәсе - иң зур тәрбияви бурычлар йөкләнгән тармакларның берсе. Кичләрен авыл мәдәният учакларында театрлар, концертлар, төрле күңелле кичәләрнең узуы тамашачы өчен зур вакыйга булып тора, билгеле. Әмма соңгы елларда клубларны ачып ябудан тыш, бернинди чаралар уздырылмаган, салкын, шыксыз мәдәният йортларын да очратырга мөмкин булса, хәзер караш уңай якка сизелерлек...

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева узган ел үткәрелгән чараларга, түгәрәк эшләренә һәм районның мәдәният хезмәтенә төпле анализ ясады. Районда 29 мәдәният йорты, 52 клуб, автоклуб, 49 китапханә, туган якны өйрәнү музее, балалар сәнгать мәктәбе, район Мәдәният йорты бар. Алардагы 688 түгәрәккә 6925 кеше йөри.
Район һәм Зур Сәрдек халык театрлары, "Инвожо" удмурт, "Кна вел" мари, "Чәчкә", "Сәйлән" татар халык бию ансамбльләре, "Сердәш" татар, "Калинка" рус халык вокаль ансамбльләре елдан-ел яңа программалары, әсәрләре белән тамашачыларны сөендерәләр. Узган ел "Чәчкә" белән "Сәйлән" ансамбльләре мактаулы халык исемен кабат расладылар. "Сактон" удмурт һәм "Карендәшләр" керәшен фольклор, "Купанча" удмурт вокаль ансамбльләренә дә халык исемнәре бирелергә тиеш. Әлегә аларның документлары Мәдәният министрлыгында раслауны көтә.
Югары һәм урта һөнәри уку йортларында районыбыздан 13 кеше белем эстәсә, өч белгеч квалификацияләрен күтәргәннәр.
Бүгенге көндә дистәдән артык авыл клубы ремонт, реконструкция яки яңадан торгызуны көтә. "2012-2014 елларга ТР районнарындагы авыл мәдәният йортлары төзелеше" программасы кысаларында 2012 елда Урта Комар авылында 200 урынлык мәдәният йорты төзү көтелә. Вахит авылында клуб төзелеше дәвам итә. Шулай ук Янил һәм Поч. Кучук мәдәният учакларын газлаштыруга әзерлек бара.
Үткән ел Кукмара сәнгать мәктәбендә 830 бала (361е - музыкаль, 227се - сәнгать, 101е - хореография, 141е театр бүлекләрендә) белем алган. Ел дәвамында әлеге мәктәпнең сәләтле балалары 81 бәйгедә катнашып, 117 призлы урын (76сы - лауреат, 41е дипломант исеме) яуланган.
Быелның 1 октябреннән мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы 16 процентка артачак. Тик аларның хезмәтләренә түбән түләнә, айлык хезмәт хакы уртача 6,5-7 мең сум тәшкил итә.
Тантаналы җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева катнашып, барлык мәдәниятчеләрне ихлас тәбрикләде.
Ахырда мәдәният хезмәткәрләренә ТР Мәдәният министрлыгының, район Башлыгының һәм мәдәният идарәсенең Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" исеменә Поч. Кучук, Күкшел һәм Әсән-Елга мәдәният йортлары ия булды.
Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңае белән ТР Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә район Мәдәният йорты концертмейстеры Илгиз Зарипов һәм "Мәдәният үзәге" методисты Римма Сәләхетдинова, ТР Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләренә И.Андреев (Лельвиж клубы мөдире), А.Әгъләмова (Югары Арбаш мәдәният йорты директоры), М.Әһлиуллина (Байлангар мәдәният йорты директоры), Д.Бариева (сәнгать мәктәбе укытучысы), В.Гыйләҗева (сәнгать мәктәбе укытучысы), Д.Мамкина (сәнгать мәктәбе укытучысы), Г.Сәләхова (Югары Өскебаш клубы мөдире), С.Семенова (сәнгать мәктәбе укытучысы), М.Шәмсетдинова (Күкшел мәдәният йорты директоры) лаек дип табылды.
Мәдәният - халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X