Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Марат Әхмәтов авылда яшьләр өчен торак төзү программасын тәкъдим итте

Бу программа авыл җирлегендә яшьләр өчен торак төзелеше темпларын өч тапкыр арттырырга тиешлеген әйтте.

 

 Бүген ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада авыл җирлегендә торучылар өчен махсус программа кирәклеген әйтте. Бу мәсьәләне ул Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында күтәрде.

"Татарстанда дәүләт программасы кысаларында ел саен 600 ләп гаилә торак белән тәэмин ителә. Бу гына җитми", - диде һәм моның иң проблемалы мәсьәләләрнең берсе булуын әйтте.

"Әгәр без яшьләрне авылда тотып калырга телибез икән, торак программасын карарга кирәк. Бу мәсьәләне мин Татарстан Президентына да әйттем. Шәһәрләрдә һәм авыллада торак төзелеше буенча бик җитди тигезсезлек. Без республиканың Дәүләт торак фонды ресурсларын нәтиҗәлерәк кулланырга тәкъдим итәбез", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Ул журналистларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бу сорау буенча Дәүләт торак фондына һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына күрсәтмә биргәнен әйтте. "Яшьләр авылларда калсын өчен, торак төзелешен икеләтә, өчләтә арттырырга мөмкинлек бирүче ярдәмгә ышанабыз", - диде министр.

Марат Әхмәтов беренчел взнос өчен субсидияләр, авыл халкының хезмәт хакы да исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.

 Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184583/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X