Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда Чемпионатның Җанатарлар фестиваленә 800 меңнән артык кеше килгән

Казандагы зона 11 шәһәр арасында иң зурларының берсе булган.

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Җанатарлар фестиваленә 800 меңнән артык кеше килгән. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

“Фан-фестиваль мәйданчыгы әйбәт эшләде. Казандагы зона 11 шәһәр арасында иң зурларының берсе булды. Шуңа да карамастан, анда килүчеләр артык күп булганлыктан, берничә көн керүчеләр санын чикләргә дә туры килде. Без анда еш кына үзебез дә бардык. Барлык хезмәтләр дә яхшы оештырылган иде”, - дип белдерде министр.

Тулаем алганда, Владимир Леонов әйтүенчә, чемпионат үткәрү эшләре планлаштырганча килеп чыккан. “Соңгы миль (стадионга кадәр 1 км радиустагы ара. - ТИ. ) буенча башта бераз борчылу бар иде, ләкин анысы да уңышлы оештырылды. Барлык клиент төркемнәре ( волонтерлар, хокук сакчылары, судьялар һәм башка оештыручылар) канәгать калды”, - диде ул.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X