Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Янилдә волейбол ярышы булды

Әлеге ярышның масштабы елдан-ел арта бара. Быел исә ул 4 төркем кызлар һәм 3 егетләр командасын тупланды

Мәктәбебездә Рифкать Фәхретдинов призына 25нче тапкыр волейбол ярышы узды. Шул уңайдан, ярышта катнашучыларны сәламләргә хөрмәтле кунаклар: Валериан Вуколов, Рәфкать Абдуллин, Равил Зарипов, Рифкать Фәхертдинов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нафыйк Хөсәенов һәм Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Курбанов да килгән иде. Шунысы сөенечле: әлеге ярышның масштабы елдан-ел арта бара. Быел исә ул 4 төркем кызлар һәм 3 егетләр командасын тупланды. Командалар бик көчле хәзерлекле булу сәбәпле, ярыш бик кызу һәм кызыклы барды. Егетләр арасында беренче урынны – Вахит командасы укучылары, икенчене - Янил, өченче урынны Зур Сәрдек укучылары командасы яулады. Кызлар арасында исә беренчедә – 4нче мәктәп, икенчедә – “Зилант”, өченчедә Янил укучылары командасы җиңү яулады.
Чулпан КАРИМУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk