Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

Кукмарада чаңгычылар арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган XII “Көзге Кубок” ярышлары узды. Спортчылар бер чакрымга йөгерделәр, төп физик әзерлекләрен тикшерделәр (озынлыкка сикерү, тартылу, пресс, идәннән күтәрелү, скакалка белән сикерү), чаңгы-роллерда бер чакрым һәм велосипедта ике чакрым узыштылар. Спорт чарасында 51 кеше катнашты.
Кызлар арасында Нырьядан Кристина Дмитриевага тиңнәр булмады. Ул икенче ел рәттән зур аерма белән “Көзге Кубок”ны яулады. Нырьядан Алия Зәйнуллина – икенче, 4нче урта мәктәптән Илфира Шәрипова өченче урыннарны алды. Шул ук мәктәптән Дилә Ситдыйкова Илфирага нибары бер очкога гына оттырды. Иң көчлеләр алтысында Ош.Юмья мәктәбеннән апалы-сеңелле Снежана һәм Алиса Семеновалар да бар.
Ә егетләр арасында Ош.Юмьядан Андрей Трофимов – беренче, Ош.Юмьядан Владислав Мөхәметдинов – икенче, Зур Кукмара мәктәбеннән Илһам Гайнуллин өченче урынга чыкты. Иң көчлеләр алтысында – Дмитрий Осипов (Нырья), Ярослав Орехов (күппрофильле лицей), Кирилл Михайлов (Нырья).

“Зилант” спорткомплексының самбо бүлегендә тәрбияләнүчеләр Казанда 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы самбо федерациясе кубогында катнашты. Богдан Григорьев – көмеш, Альбина Ибраһимова бронза медаль алды.

“Атлант” спорт клубында шөгыльләнүчеләр киокусинкай каратэ буенча Баулы шәһәрендә үткәрелгән күрсәтмә ярышларда чыгыш ясадылар. Анда Самира Шакирова – беренче, Зәлия Минемуллина икенче урын яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk