Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның «Ягуар» командасы «Алтын алка» турнирының республика этабында җиңү яулады

    Хоккей командасына 100 мең сумлык сертификат, кәшәкәләр комплекты тапшырылды.

    Зәй шәһәрендә Анатолий Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубы яшь хоккейчыларының бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды.

    Реклама

    Уен нәтиҗәләре буенча «Олимп» спорт мәктәбенең «Ягуар» командасы 36 команда арасыннан  беренче урынны яулады, һәм аларга 100 мең сумлык сертификат, кәшәкәләр комплекты тапшырылды. Айдар Салихов – «Иң яхшы сакчы», Рамир Хуҗин «Иң яхшы һөҗүмче» исемнәренә лаек булды. Чын күңелдән «Ягуар» командасын һәм тренерлары Илдар Ганиевны җиңүләре белән котлыйбыз.

    Команданы март аенда әлеге турнирның Смоленск шәһәрендә үтәчәк бөтенроссия этабы көтә. Алар бөтенроссия этабында инде дүртенче тапкыр катнаша. 

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: