Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмаралылар Алабугада узган кул көрәше буенча республика беренчелегендә һәм чемпионатында катнашты

Әлеге ярышларда бөтен республикадан 500гә якын яшь спортчы җыелды

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профиль) үзәгенең кул көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр педагог Рузия Габдрахманова җитәкчелегендә Алабуга шәһәрендә узган кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм чемпионатында катнашты. Әлеге ярышларда бөтен республикадан 500гә якын яшь спортчы җыелган иде. Илмир Мохтаров, Ильяс Мөхәммәтшин, Динә Гайнанова, Әминә Тимеровалар – алтын, Алинә Шәкертова, Таңсылу Гыйлемуллиналар – көмеш, Сөмбел Миңнегалиева, Диләрә Ганиевалар беренчелекнең бронза медальләрен яулады.

Хатын-кызлар арасында оештырылган чемпионатта педагог Рузия Габдрахманова 1нче урынны алды, Әминә Тимерова һәм Алинә Шәкертовалар көмеш призерлар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk