Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада хоккей буенча «Юбилейный 2020» турниры үтте

Турнирда Кукмараның «Ветераннар», Сосновканың «Витязь», Татарстан Югары судының «Фемида» хоккей командалары көч сынашты. 

Бүген «Олимп» Боз сараенда һәвәскәрләр командалар арасында хоккей буенча «Юбилейный 2020» турниры үткәрелде. Анда Кукмараның «Ветераннар», Сосновканың «Витязь», Татарстан Югары судының «Фемида» хоккей командалары көч сынашты. 

Турнирның ачылу тантанасында командаларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев, район прокуроры Ришат Шакиров һәм Сосновка шәһәренең башлыгы Наил Сәитовлар сәламләде.

«Без бүген кунакчыл Кукмарада. Турнир матур традициягә әверелде, минем монда өченче тапкыр килүем. Командаларгы уңышлар телим. Сез барыгыз да бозда, яхшы формада, бу тагын бер тапкыр хоккейны чын ир-егетләр уйный дигән сүзне разлый. Турнир барыбыз өчен дә бәйрәм булсын, бозга чыккан һәркем уеннан рәхәтлек алсын иде», - диде Максим Беляев.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X