Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада 120 спортчы самбо буенча турнирда көч сынашты

Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышланган турнир районда икенче тапкыр үткәрелә.

Бүген “Ялкын” спорт комплексында, гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышлап, самбо буенча турнир үткәрелде. Турнирда Кукмараның “Зилант”, Казанның “Батыр”, “Ак Барс”, Биектау, Уруссу, Чистай, Яр Чаллы, Апас, Нократ Аланы командалары – барлыгы 120 спортчы көч сынашты.

Спортчыларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Министрлар Кабинетының хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы рәистәше, генерал-майор Рим Мостаев, Әфганстандагы сугыш инвалидларының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасы рәисе Альберт Кукаркин, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗановлар сәламләп, ярышта уңышлар теләде.

“Икенче ел рәттән сугыш кырында һәм туган якларына кайтып һәлак булган әфганчы якташларыбыз истәлегенә республика күләмендә самбо ярышлары үткәрәбез. Сезне шушы турнирда күрүебезгә бик шатбыз. Бүгенге көндә безнең районда 122 әфганчы гомер кичерә. Дүрт хезмәттәшебез - яу кырында, ә кырык бере туган якларына кайткач вафат булды. Районда аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла. Шушы көннәрдә Камышлы авылында истәлек такталары эленәчәк, шулай ук Манзарас җирлегендә дә мемориаль такта ачарга планлаштырабыз, зур максатыбыз ул – сугышчы-интернационалистлар истәлегенә төп һәйкәлне ясап бетерү”, - диде Рәшит абый.

Турнирны ачу тантанасында җирлекләрдә хәрби ветераннарның исемнәрен мәңгеләштерүгә куйган хезмәтләре өчен Пчеловод авылыннан Павел Павлов, Березняктан Фазыл Миннеханов, Кәчимирдән Фәнил Сабиров, Казаклар авылыннан Рафил Мифтаховларга Татарстан Координация советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.


 

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk