Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Йорттан чыгу юлны капладылар

Күршемнең керү юлыннан файдаланырга булыр иде, әмма ул каршы

Мин – икенче төркем инвалид, Кукмара шәһәренең  Магистральная урамында яшим. Алдан кисәтмичә, сәбәбен аңлатмыйча, минем йорттан үзәк юлга чыгучы бердәнбер урынны саклагыч тимер киртә белән капладылар. Шулай итеп, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналарына да юл ябылды. Күршемнең керү юлыннан файдаланырга булыр иде, әмма ул каршы.

Рәхим ШӘФИГУЛЛИН, Кукмара

Әлеге сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ренат ХӘЙРУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды.

- Магистральная урамындагы юлның куркыныч борылышлы урынына саклагыч тимер киртә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе карары нигезендә республика программасы буенча куелды.

Тагын шуны җиткерәбез: әлеге участокта эчке юл салыначак. Хәзерге вакытта анда эш бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk