Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Цифрлы телевидениедә татарча каналлар кайчан күрсәтә башлар?

"Без – олы кешеләрнең туган телдәге тапшыруларны карыйсыбыз килә".


Цифрлы телевидениегә күчү турында бик зурлап сөйләделәр. Әмма анда ник бер татар каналы күрсәтсен. Без – олы кешеләрнең туган телдәге тапшыруларны карыйсыбыз килә. Татарстанда яшәгәч, аны татарча каналлар да күрсәтә торган итеп көйләп булмыймы икән?

Нурсил ГАРИФУЛЛИН, Кукмара

2019 елның 29 ноябреннән “Россия иҗтимагый телевидениесе” федераль телеканалы “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалын күрсәтә башлады. Әлегә тапшырулар вакыты көненә өч сәгать тәшкил итә. Киләчәктә биш сәгатькә җиткерү нияте бар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат ӘМИНОВ хәбәр итте.

ОТР каналында тапшырулар көн саен иртә белән сәгать 6.00дән 8.00гә кадәр, кичке сәгать 18.00дән 19.00гә кадәр чыга. Иртән ярты сәгатьлек яңалыклар чыгарылышыннан соң, ТНВның үз тапшырулары башлана. Иртәнге сәгать 7дә - “Здравствуйте” тапшыруы.

Кичке бүлектә “Татарстан хәбәрләре” тапшыруын ОТРны караучылар ТНВ тамашачыларына караганда алданрак күрә дигән сүз. Ял көннәрендә “7 дней” атналык тапшыруы күрсәтеләчәк.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник алдашасыз икэн э? Цифровое телев. да ОТР каналын ботенлэй бетерделэр бит!!!

    2
    X