Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Пенсионерларга - өстәмә

Сорауларга район Пенсия фонды идарәсе житәкчесе Марсиль ТӨХБӘТУЛЛИН җавап бирә

Киләсе елдан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән пенсионерларга пенсия арта, дип ишеттем. Шул хакта аңлатып язсагыз иде. Мин колхозда бухгалтер булып эшләгән идем. Пенсиям артырмы икән?

Газета укучыбызның бу соравына район Пенсия фонды идарәсе житәкчесе Марсиль ТӨХБӘТУЛЛИН тәфсилле җавап бирде.

- 2019 елның  1 гыйварыннан авыл хуҗалыгында 30 ел календарь көнлек стажы булган һәм бүгенге көндә эшләмәүче, авылда яшәүче пенсионерларның пенсияләре якынча 1300 сумга, ягъни иминият пенсияләренә өстәп билгеләнгән  түләүнең 25 проценты күләмендә артачак. Әлеге өстәмә картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларга кагыла.

- Авыл хуҗалыгында 30 еллык стажы булып та, пенсионер бүгенге көндә шәһәрдә яшәсә?
- Андый пенсионерларга өстәмә каралмаган.

- Авыл җирендә төрле һөнәр ияләре яши. Мәсәлән, бухгалтерия, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре, хисапчылар, ягулык салучылар. Аларның пенсиясен ни көтә?
- 1992 елга кадәр кимендә 30 ел авыл хуҗалыгы стажы булган барлык һөнәр ияләренең дә пенсияләре артачак. Ә инде 1992 елдан бары тик Россия Федерациясе хөкүмәтенең 1440 номерлы  карары белән 2018 елның 29 ноябрендә расланган  хезмәтләр, профессияләр, һөнәр ияләре исемлегенә кертелгәннәрнең генә авыл хуҗалыгы стажы өчен пенсияләре өстәләчәк. Сорауда күрсәтелгән һөнәр ияләре әлеге исемлеккә кермәгән.

- 30 ел хезмәт стажын исәпләгәндә армиядә хезмәт иткән һәм бала белән декрет ялында утырган еллар керәме?
- Хәрби хезмәттә үткән еллар авыл хуҗалыгы стажына керми. Ә бер балага 1 ел ярымга кадәр декрет чоры (барлык балалар өчен 6 елдан артмаган күләмдә) стажга исәпләнә.

- Өстәмәләрне исәпләтү өчен Пенсия фонды идарәсенә килергә кирәкме?
- Пенсия фонды идарәсендә һәрбер пенсионерның стажы турында мәгьлүмат бар. Әгәр инде сез гыйнвар ае пенсиясен 30 ел авыл хуҗалыгында эшләгән өчен өстәмәсез алгансыз һәм кулыгызда стажыгызга кагылышлы өстәмә документлар бар яки стажыгыз турында сорауларыгыз туган икән, шул очракта гына килергә кирәк. Чиратлар булдырмас өчен өйдәге телефоннан 074, кәрәзле телефоннан 8(84364) 074-11 номеры буенча язылып килергә тәкъдим итәбез.

- Әгәр әлеге өстәмәне алучы пенсионер эшкә урнашса яки эшләүче пенсионер эштән туктаса, килү кирәкме?
- Кабатлап әйтәм, бу закон эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла. Өстәмә алучы пенсионер эшкә урнашса, шул көннән башлап өстәмә ялгыш түләнмәсен өчен, безгә хәбәр итәргә тиеш. Эшләүче пенсионер эштән туктаса, безгә килергә кирәкми. Пенсионер эштән киткәнгә 3 ай үткәннән соң, эш бирүче оешма-предприятиенең отчеты мәгълүматлары нигезендә, эштән киткәннең икенче аеннан башлап, 30 ел авыл хуҗалыгы стажы өчен өстәмә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X