Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кияүгә чыксам, пенсия түләү тукталачакмы?

Сорауга Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Марсиль ТӨХБӘТУЛЛИН җавап бирде.

- Мин көллияттә көндезге бүлектә укыйм. Әтием вафат булганлыктан, туйдыручыны югалту буенча пенсия алам. Тиздән минем туем. Кияүгә чыксам, пенсия түләү тукталачакмы?

Илүзә ХАҖИЕВА

 - “Иминият пенсияләре турында”гы 400 санлы законда туйдыручысын югалту буенча пенсия алучыларның пенсиясен гаилә кору сәбәпле чикләүләр каралмаган.  Икенче төрле әйткәндә, көндезге бүлектә укыганда сезгә 23 яшькә кадәр пенсия түләнәчәк.
Әмма паспорттагы мәгълүматлар яки фамилиягез үзгәргән очракта тиешле гариза бирү өчен сезгә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Үзегез белән паспорт һәм никахны теркәү турындагы таныклык булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев