Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Игеннәр матурмы, уңышлар ничек икән?

Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар ГАББАСОВтан түбәндәге җавап алынды

Мин – өлкән яшьтәге хезмәт ветераны, озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдым. Үз вакытымда трактор, комбайннарда эшләдем. Басу-кырлардан кайтып кермәгән вакытлар булды. Лаеклы ялга чыккач та, ул гадәт югалмады, җәй көне берничә тапкыр иген кырларын әйләнеп кайта идем. Әмма быел сәламәтлегем какшап китү сәбәпле, кырга чыгып, күңелемне баса алмадым. Игеннәр матурмы, уңышлар ничек икән? Һава торышы  гел көйсезләнеп тора бит, ни дисәң дә, үләннәргә дә җылы кояш, шифалы яңгырлар кирәк.

Гарифулла абыегыз

Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар ГАББАСОВтан түбәндәге җавап алынды:

- Шушы көннәрдә район башлыгы, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белән берлектә иген кырларын әйләнеп кайттык. Чыннан да, һәр ел саен диярлек һава торышы игенчеләргә яңа сынаулар алып килә. Быел да ул кырыс булды: игеннәр күтәрелгән вакытта кичләрен салкын һава торышы сакланды, ашлыклар тулган чагында кырык ике көн диярлек туклыклы, файдалы яңгырлар яумады. Әмма бөтен авырлыкларга  карамастан,  Аллага шөкер, игеннәр – мул, башаклар тук күренә.  Бу – агротехник чараларның вакытында һәм төгәл башкарылуы нәтиҗәсе. Әйтик, үләннәр җәй буена  ике-өч тапкыр яфрактан тукландырылды. “Урал”, “Рассвет” хуҗалыкларының – кукурузлары, “Восток”ның – борчак, бодай, “Тойма” һәм Данил Һадиев крестьян-фермер хуҗалыгының арпа, бодай басуларының торышы бик әйбәт. Вахитов исемендәге хуҗалык гектарыннан уртача кырык центнердан артык бөртек җыеп алырга планлаштыра. Ә район буенча кырлардан уртача 30-35 центнер уңыш чыгар дип уйлыйбыз. Билгеле, арада игътибар җитмәгән, түбән нәтиҗәле басулар да бар.

Көннәр уңай торса, озакламый уракка төшәр чак җитә. Хәзерге вакытта исә күпьеллык үләннәрнең икенче катын урып-җыю эшләре бара, берьеллыклардан һәм азык культуралары катнашмасының соңгы гектарларыннан сенаж салына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X