Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдектә ир-егетләрне елатырлык бәйрәм булган

Зур Сәрдек мәдәният йортында, җирлекнең әфганчы егетләренә багышлап, мавыктыргыч та, тетрәндергеч тә зур чара үткәрелде. 

 

Җирлегебездән яу кырына алынып, ут эченә кергән 23 егетнең икесе туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алмаган. Чишмәбаштан Тәлгать Әхмәтшин, Купкадан Наил Латыйповлар чит җирләрдә башларын салганнар. Исән кайтканнар арасыннан да икесен югалттык инде, авыр туфраклары җиңел булсын. Очрашуга, ерак араларны якын итеп, читтә яшәүче якташларыбыз да кайткан иде. 

Бәйрәм гаиләдә ир бала тууы, аның бала чагы, яшьлек еллары, солдатка китү күренешләре белән үрелеп барды. Экраннарда исә солдат хатлары күрсәтелде. Ана образын Альмира Шәймәрданова, солдат ролен Руслан Арслановлар гәүдәләндерде. Зал тутырып килгән тамашачылар бу күренешләрне күз яшьләренә төренеп карады. Утлы сугыш кичкән егетләребез дә күз яшьләрен тыеп кала алмады. “Кичәне ирләрне дә елатырлык итеп әзерләгәнсез”, - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр алар безгә. 

Әфган җиреннән соңгы гаскәрләр белән чыккан авылдашыбыз, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Гафиатуллин да бәйрәмдә үзенең матур җырларын бүләк итте. Ул “Әнкәй”, “Әфган җиле” җырларын башкарганда зал тагын бер кат тетрәнде, күз яшьләренә чыланды. “Чәчкә” халык ансамбленең биюләрен, үзешчән артистларыбыз Азат Фәтхуллин, Илмир Гыйләҗев, Ришат Әскәров, “Татар җыры – 2015” фестивале лауреаты Илшат Сафин башкарган җырларны халык яратып кабул итте, алкышларга күмде. 

Бәйрәм дөньялар тыныч булсын, киләчәк буыннарга хәсрәтле көннәрне күрергә язмасын иде, дигән теләкләр белән тәмамланды.

Нурфия ФӘТТАХОВА, Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk