Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум уза

Халык анда 2020 елда үзара салым күләмен 500 сум итеп билгеләү турында фикерен белдерәчәк

Кукмараның Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Кара Елга, Купка, Аш.Буҗи, Адай авылларын берләштерүче Зур Сәрдек җирлегендә бүген үзара салым кертү буенча референдум уза. Зур Сәрдек авылының сайлау участогы рәисе Нуретдин Зыятдинов сүзләренә караганда, тавыш бирү биш пунктта оештырыла. Аларның һәммәсендә дә комиссия вәкилләре эшли.

- Барлык участокларда да референдум үткәрү өчен алдан әзерлек чаралары күрелде, җаваплы кешеләр билгеләнде. Референдумда тавыш бирү өчен участоклар иртәнге сәгать 7.00дә ачылды. Сәгать 20.00гә кадәр һәркем үз тавышын бирә, 2020 елда үзара салым күләмен 500 сум итеп билгеләү турында фикерен белдерә ала, - дип хәбәр итте Нуретдин Зыятдинов.

Участокларга килә алмаучыларның өйләренә комиссия вәкилләре үзләре бара. Сайлаучылар тавыш бирү кәгазенә үзен фикерен билгели һәм бюллетеньне махсус урнага сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан референдум самообложение2019 добровольно

erid: 2VtzqxWHLUk