Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарадан Мөхәммәтовлар гаиләсе "Районның мактаулы юбилярлары" китабына кертелде

Бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Мөхәммәтовларның исемнәре "Районның мактаулы юбилярлары" китабына кертелде һәм алар анда үзләренең имзаларын куйдылар.

Бүген районның никахлашу сараенда "алтын" юбилярларны – Мөхәммәтовлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.

 

Зур Кукмарадан Гөлдания һәм Рәшит Мөхәммәтовлар 50 ел бергә гомер кичерәләр. Юбилей уңаеннан ирле-хатынлы Мөхәммәтовларның исемнәре "Районның мактаулы юбилярлары" китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. Бу мизгелләр бик дулкынландыргыч булды. Чөнки күп еллар элек тә бу көнне яшь парлар балдаклар алмашкан булганнар.

 

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, озын гомер теләде һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Мөхәммәтовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр һәм бүгенге көндә алты оныклары бар.

"Иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итү һәм кадерләү. Гаилә бәхетенең бөтен сере шунда", - диләр алар.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев