Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара җирлегендә үзара салым акчалары юллар төзелеше, урам утларын карау һәм чишмәләрне төзекләнлерү өчен тотылачак

Биредә ул быел да 500 сум күләмендә билгеләнгән


Зур Кукмара җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум оешкан төстә бара. Чөнки әлеге программа хисабына башкарылган эшләр халыкның күз алдында.


- Узган ел үзара салым 500әр сумнан җыелган иде. Дүрт авылга, дәүләт субсидиясен дә кертеп, барлыгы 3 миллион 835 мең сум акча тупланды. Без аларны башлыча авыл урамнарына вак таш җәю, янгын гидрантлары урнаштыру, баганаларда ут лампочкаларын алмаштыру, чишмәләрне төзекләндерү, юлларны кардан чистарту һәм башка кирәкләр өчен файдаландык, - диде Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев. - Быел да үзара салымны 500 сум итеп билгеләдек. Халык белән бердәм булып, акчалар җыйналса, быел да авыл урамнарына таш җәю, баганаларга энергия саклагыч лампочкалар кую, Янсыбы һәм Иске Йорт авылларының зират коймаларын ремонтлау, Зур Кукмара, Янсыбы, Иске Йортта чишмәләрне төзекләндерү, Рудникка балалар мәйданчыгы урнаштыру, Зур Кукмарада Нурминкә елгасы аша җәяүлеләр күперен ремонтлау, артезиан скважиналарын карау һәм башка эшләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан референдум самообложение2019 добровольно

erid: 2VtzqxWHLUk