Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара җирлегендә яшәүчеләр Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйковага үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр

Разия Садыйкова фикеренчә, гражданнарны шәхси кабул итү – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.

Бүген Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова гражданнарны кабул итте. Анда катнашучылар депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар.

Кабул итүгә беренчеләрдән булып, Янсыбы авылыннан Зөфәр Гайнуллин килгән иде.

- Безнең авылда 121 хуҗалык бар. Күптән түгел яңа клуб ачылды, мәчет эшли, яшьләрнең дә бәхет эзләп читкә китмичә, авылда калулары сөендерә, - дип башлады ул сүзен. - Әмма авыл эчендәге юллар ремонтланып, спорт һәм балалар мәйданчыгы, балалар бакчасы төзелсә, бик яхшы булыр иде.

Разия Садыйкова фикеренчә, гражданнарны шәхси кабул итү – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.

- Бүген яңгыраган барлык сорауларны да мин контрольгә алып, аларны республика программаларына кертү мөмкинлеген карау өчен тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәчәкмен, - диде депутат.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk