Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылы халкы референдумда катнаша

Үткән ел үзара салымга биредә юллар ремонтланган, стадион, Рудникта чишмә төзекләндерелгән, лампочкалар алыштырылган

Зур Кукмара җирлегенә керүче Зур Кукмара авылында үзара салым кертү буенча референдум бара. Биредә ике тавыш бирү пункты эшли.

Узган ел әлеге авылда халыктан җыелган һәм дәүләттән дүрт өлеш күбрәк итеп бирелгән 3 миллион 135 мең сум акчага шактый эш башкарылган. Аның төп өлеше юллар ремонты өчен кулланылган, шулай ук Рудникта чишмә ремонтланган, баганаларга энергия саклагыч лампочкалар урнаштырылган, стадион төзекләндерергән, кышкы чорда урамнарны кардан чистарту өчен дә акчалар калдырылган.

- Без үзара салымны гаиләдә ике кешегә түлибез, бер елны да калдырганыбыз юк. Ел саен референдумда да катнашабыз. Бездә ул берничә ел рәттән 500 сум күләмендә билгеләнә, - диде Зур Кукмараның Яр Буе урамында яшәүче Фәридә Әхтәмова. – Үзара салым программсы эшли башлаганнан бирле авылда шактый күп үзгәрешләр булды. Аллага шөкер, хәзер урамнарыбыз якты, юлларыбыз чиста, шулай ук ике чишмә ремонланды, анысына да сөендек. Киләчәккә дә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күрергә язсын. Боларның барысы да халыкның тормышын тагын да яхшырту өчен эшләнә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан референдум самообложение2019 добровольно

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X