Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзара салым акчаларын 1 апрель кадәр түләргә кирәк

Хөрмәтле Кукмара шәһәре халкы!

Узган елның 19 ноябрендә үткән референдум нәтиҗәләре буенча 2018 елда гражданнардан үзара салым җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү буенча карар кабул ителде.

Кукмара шәһәре территориясендә гражданнарга үзара салым салу һәм җыю тәртибе, бу акчаларны куллану турындагы Кагыйдәнамә нигезендә  салымны һәр балигъ булган кешегә (I төркем инвалидлар, укучылар һәм көндезге бүлектә белем алучы студентлар,  18 яшькә кадәрле өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләр, 80 яшькә җиткән һәм аннан олырак затлардан тыш) 300әр сум күләмендә 2018 елның 1 апреленә кадәр түләргә кирәк. I төркем инвалидлар һәм көндезге бүлектә белем алучы студентлар  үзара салым түләүдән азат ителү өчен ташлама куллану мөмкинлеген раслаучы белешмәне Кукмара шәһәренең  башкарма комитетына алып килергә  тиеш.

Салымны банк аша акча күчерү юлы белән яки шәһәрнең  башкарма комитеты кассасы (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15 йорт, 1 кат, 109нчы бүлмә, телефон: 2-65-00)  аша эш көннәрендә түләргә мөмкин.

Татарстан Республикасының “Җирле референдумнар турында”гы законының 60 маддәсе буенча референдумда кабул ителгән карар мәҗбүри булып санала һәм муниципаль берәмлекнең барлык территориясендә гамәлдә була.

Референдум карарын үтәмәгән өчен гражданнарга бер мең сумнан алып ике мең биш йөз сумга кадәр штраф салу каралган (Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексының 2.6 маддәсе).

Үзара салым акчаларына Кукмарада бик күп эшләр башкарыла: шәһәребез төзекләнә, матурлана. Бу үзгәрешләрне һәрберебез күреп, белеп торабыз. Хөрмәтле кукмаралылар! Әлеге эшләрнең дәвамлы булуын теләсәк, үзара салым акчаларын вакытында түләргә онытмыйк.

фото: public-penza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk