Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Шөн авылында кибеткә ут капкан

Янгын нәтиҗәсендә кибет бинасы кара күмергә әйләнә.

25 июльдә, сәгать 18.30да Кукмараның 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Югары Шөн авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Эшләми торган кибет яна торган була.
“Янгын сүндерүчеләр килгәндә 150 квадрат метр мәйданда авылдагы эшләми торган кибет яна иде. Ялкын телләренең күрше корылмаларга да күчү куркынычы зур булды”, - дип сөйләделәр 117нче янгын сүндерү-коткару частендә.
Янгын нәтиҗәсендә кибет бинасы кара күмергә әйләнә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Фото: янгын сүндерү-коткару частеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk