Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Арбашта хокукый тәрбия дәресе үткәрелде

Чарага Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова чакырылган иде, ул үзидарәнең хокуклары, бурычлары белән таныштырды.

21 апрельдә - Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә, шул уңайдан Югары Арбаш урта мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары өчен хокукый тәрбия дәресе үткәрелде. Чарага Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова чакырылган иде, ул үзидарәнең хокуклары, бурычлары белән таныштырды. Үзидарә җитәкчеләренә бик зур җаваплылык салынган, алар территорияләрдәге социаль–икътисадый үсеш өчен һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча да җаваплы. Укучыларга мәктәпнең тарих укытучысы Салават Ханов презентация ярдәмендә муниципаль берәмлекләр, җирле үзидарәнең вәкаләтләре турында аңлатма бирде. Очрашу түгәрәк өстәл артында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү формасында дәвам итте, “Син башлык булсаң, авылны үстерү буенча нинди яңа алымнар кулланыр идең?” дигән сорауга укучылар үзләренең фикерләрен белдерделәр. Китапханәче укучыларга район һәм җирле үзидарәләрнең яңалыклары, башкарган эшләреннән хәбәрдәр булып тору өчен район газетасына һәм башка вакытлы матбугатка язылырга, укырга кирәклеген аңлатты.
Рима ХИСАМОВА, Түбән Арбаш авыл китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk