Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янгын күзәтчелеге бүлегендә Кукмара районында янгын чыгуның төп сәбәпләрен атадылар

Янгыннар ешрак ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.

Янгын күзәтчелеге бүлегенә Кукмара районында янгын чыгуның төп сәбәпләрен атадылар. Бу хакта «Хезмәт даны» журналистына биргән интервьюсында Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәт Кәримуллин хәбәр итте.

Бу елның гыйнвар аенда районда алты янгын теркәлгән. 2019 елда барлыгы 53 ут чыккан булса, узган ел бу сан тагын өчкә артып, 56ны тәшкил итте.

Бүлек инспекторының сүзләренә караганда, янгын чыгуда иң киң таралган сәбәпләрнең берсе - кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе. Үткән ел шуның нәтиҗәсендә чыккан 20 янгын теркәлгән.

«Икенче урынны мичләрне дөрес эксплуатацияләмәү, төтен торбаларының төзексезлеге аркасында чыккан янгыннар алып тора. Алар барлык янгыннарның 10,7 процентын тәшкил итә. Аннан соң электр җиһазларының куллану кагыйдәләрен бозу, тәмәке тартканда саксызлык, кеше милкен юк итү максатында ут төртү һәм башкалар», - диде Фәрхәт Кәримуллин.

Кызганычка каршы, үткән ел ут төртүнең 6 янгын чыгу очрагы ачыкланды. Бу эшләр барысы да тикшерү өчен хокук саклау органнарына тапшырылды, дип тә өстәдеде ул.


фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk