Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа китаплар сезне көтә

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә.


Зиннур Мансуровның балалар өчен язылган “Телбизәк” китабында “Син кем?”- дигән поэмасы һәм 70ләп шигыре урын алган. “Син кем?”- поэмасының төп герое интернетны, электрон технологияләрне бик яхшы белә, әмма гореф-гадәтләрне белми. Поэма бүгенге замана баласына багышланган...
Танылган язучы Нурия Сәйярнең “Әтәч менгән читәнгә...” китабында сабыйлар һәм кече сыйныфта укучы балалар өчен яңа әкиятләр бастырылган. Сорытүш белән Озынколакның каникул маҗаралары, Ташбаш белән Чабак алган тормыш дәресләре, бөркет канатларында күккә күтәрелгән Йомшак Койрыкның онытылган вәгъдәсе турындагы һәм башка кызыклы әкиятләр беркемне дә битараф калдырмас. Иң мөһиме, яхшылыкның барыбер җиңеп чыгачагына ышанырга гына кирәк. Әкиятнең дәвамын беләсегез килсә, балалар китапханәсенә рәхим итегез. Бик кызыклы, гыйбрәтле тәмамлана.
Хөрмәтле балалар, әти-әниләр ! Яңа китаплар сезне көтә!
Гөлсәрия Галиева, китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев