Бүгенге көндә безнең 16 өлкән хезмәттәшебез бар.
Өлкәннәр көне уңаеннан «Хезмәт даны» газетасы редакциясе коллективы күп еллар район газетасында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрнең хәлен белде. Аларга күчтәнәчләр – азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды.
Бүгенге көндә безнең 16 өлкән хезмәттәшебез бар.
Ветераннар коллегалары белән аралаштылар, эш дәверендәге хатирәләре белән уртаклаштылар, редакциягә алга таба да уңышлар теләп, үзләренең рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Нет комментариев