Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Восток” җәмгыяте базасында семинар булды

Анда җирлек башлыклыклары, сөт җыючы, күпләп мал асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре катнашты

“Восток” җәмгыяте базасында җирлек башлыклыклары, сөт җыючы, күпләп мал асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар булды.

Монокорм турында күп сөйләнә, без дә бу турыда берничә мәртәбә газетада язып чыктык. Әмма шулай да халык арасында сораулар тынмый: “Монокорм нинди компонентлар кушып ясала?”, “Бер капчыгы ничә сум тора?”, “Бер терлеккә көнгә күпме саласы?”, “Сыерның ашкайнату системасына зыяны юкмы?” һәм башкалар. Әлбәттә, мал тотучыларның борчылуы урынлы. Бүгенге көндә нәселле тана сатып алу өчен саллы гына суммада акча чыгарып бирергә кирәк. Әмма белгечләр монокормның барлык кирәкле микроэлементлар белән баетылган, югары сыйфатлы терлек азыгы булуына гарантия бирә.

- Хуҗалыкта азык цехы булдыру турында без берничә ел элек уйлана башладык, чөнки мал саны тыгыз, ә җирләребез бик аз, - диде “Восток җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев. – Монокорм сыерга кирәкле барлык микроэлементлар кушылып әзерләнә. Бүгенге көндә безнең сыерларга әзерләнә торган азыкка 16 төрле компонент кушыла. Ә “Монокорм” кооперативына керүче шәхси хуҗалыкларга ясалган рацион составы бераз гадирәк, анда ун төрле азык катнашмасы керә, һәм ул 25 литр сөткә исәпләнгән. Болар барысы да кооператив әгъзалары белән киңәшләшеп эшләнде, чөнки монокормның бәясе аның составына бәйле. Хәзерге вакытта өч төрле рацион белән төзелгән азык ясап, төрле төстәге капчыкларга тутырабыз.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk