Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вирусолог Covid-19 пандемиясенең кайчан тәмамланачагын әйтте

Коронавирустан терелгән пациентларның саны арта, димәк, аңа каршы иммунитет барлыкка килгән кешеләр дә күбәя.

 Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять 2021 елның җәендә тотрыклы төс алырга мөмкин. Н.Ф.Гамалея үзәге вирусологы, профессор Виктор Зуев шундый фаразы белән уртаклашты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Июль аенда вазгыять сизелерлек яхшырыр дип уйлыйм», - диде белгеч.
Аның сүзләренчә, пневмотроп вируслар (моңа SARS-Cov-2 дә керә) өчен җылы һава торышы уңайлы мохит түгел. Моннан тыш, битлек режимын катгыйландыру, шулай ук вакцинация ясау да санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуны тизләтә алачак, дип саный Зуев.
Коронавирустан терелгән пациентларның саны арта, димәк, аңа каршы иммунитет барлыкка килгән кешеләр дә күбәя.
«Вирус өчен тупикка китерә торган вазгыять формалашсын өчен аңа каршы иммунитет барлыкка килгән кешеләр саны 60 процентка җитәргә тиеш», - дип өстәде ул.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/
Фото: ИА «Татар-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X