Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Видео: Яшь әни бала белән хастаханәгә китә, кайтуларына йорттан берни калмаган була

Берьюлы ике гаилә йорт-җирсез калган

Уфаның Киров районы Искино авылында берьюлы ике гаилә (моннан бер ай элек кенә кызлары туган яшь гаилә һәм хатынның әти-әнисе) йорт-җирсез калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Кызның температурасы күтәрелгәч, хастаханәгә киттек, әти-әни дә өйдә юк иде. Безнең 16 яшьлек күршебез телевизор урларга уйлаган, әмма нияте барып чыкмаган. Шуннан соң, эзен яшерергә теләп, йортка ут төртергә булган. Чоланда учак ягып җибәргән, газ конфоркаларын ачып, өйдән чыгып киткән», - дип искә ала ул көнге хәлләрне яшь әни Дарья Славнова.

Аның сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ялкын телләре өйне ялмап алган була инде. Алар янгын белән кичкә кадәр көрәшкән. Өйгә ут төрткән 16 яшьлек үсмер – балалар йортында тәрбияләнгән. Ул әбисе йортында яшәгән. Күптән түгел карчык вафат булган. 

Татар-информ

Видео: Башинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk