Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ветеринария берләшмәсе кукмаралыларны сак һәм игътибарлы булырга чакыра

Татарстанның биш районында рәсми рәвештә кош гриппы буенча карантин кертелде

Республикада кош гриппы буенча хәл тотрыклы түгел, соңгы тапкыр ул Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Апас һәм Кайбыч районнарында теркәлгән. Район ветеринария берләшмәсе, әлеге фактлар белән бәйле рәвештә һәм кош гриппыннан саклану максатында, кош асраучыларны сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Бу – дәвалауга бирешми торган вируслы авырту, ул кошларның ашкайнату системасын зарарлый һәм үлемгә китерә.

Кош гриппыннан саклану өчен:

1.Йорт кошларын ябулы урында асрарга, башка кошлар белән бәйләнеш булдырмаска.

2.Кош азыгын ябулы килеш сакларга.

3.Ветеринария документлары булмаган сатучылардан кош-корт сатып алмаска.

4.Кош гриппы авыртуы турында шик туган очракта, кош үлсә, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.

Район ветеринария берләшмәсе

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X