Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов: Тирә-юньне тәртиптә тотабыз

Территорияне доброволецлар көче ярдәмендә тәртиптә тотарга туры килә.

Безнең Кукмарабыз көннән-көн чәчәк ата, авылларда да күп эшләр башкарыла. Важашур җирлегендә озак еллар дәвамында проблемалар күп булды: клуб, юл, балалар бакчасы юк иде. Һәм менә республика программасы ярдәмендә клуб төзелде, юллар салынды, балалар бакчасы ачылды. Балалар мәйданчыгы да тирә-юньне бизәп тора. Менә аның турында иде дә инде сүзем.
Без үскәндә мондый матурлык турында хыяллана да алмадык. Ә хәзер атынгыч та, спорт тренажерлары да бар. Әмма күңел борчыла: мәйданчык тирәсендә бер метр биеклектәге тигәнәк һәм әрем үсеп утыра, чүп-чар, ватылган кирпеч, таш һәм пыялалар аунап ята, шешә белән тулган чүп савытлары тора. Кыскасы, балалар мәйданчыгы эчемлекләр эчеп, ял итеп утыру урынына әверелгән. Юлга кадәр якынча 1,5-2 метр таш салынган, ә юл начар. Янәшәдә генә зур буш урын булуына карамастан, мәйданчык янына сыер арканлыйлар, алар балаларны куркыта бит. Шуңа йөрәк әрни. Җитмәсә зуррак балалар атынгычта берничә кеше атына, аның ватылырга мөмкин булуы турында уйлап та карамый. 
Үзеннән-үзе: “Монда кем хуҗа соң? Авыл җирлеге ник карамый? Биредәге тәртип өчен кем җавап бирергә тиеш?” - дигән сорау туа. Үз көчебез белән нәрсә дә булса эшләргә мөмкин, ләкин оештыручы кирәк... Безнең җирле үзидарә башлыгы һәр иртә әлеге мәйдан яныннан уза, югыйсә.
Без үзара салым акчасын да тапшырабыз. Башка җирлекләрдә ул акчага нәрсәләр генә эшләмиләр. Балалар мәйданчыгы, чын мәгънәсендә, балаларныкы гына булыр дигән ышанычта калабыз. Зинһар, бу мәсьәләне авыл җирлеге игътибарга алсын иде.
Поч.Сутер авылы халкы

Әлеге сорауга Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр ИВАНОВтан түбәндәге җавап  алынды:
- Поч.Сутер авылының Яшьләр урамындагы балалар һәм спорт мәйданчыгы территориясендә печән чабылды һәм чистартылды. Шулай ук спорт мәйданчыгындагы төзелештән калган чүп-чарлар да җыештырылды. 
Балалар мәйданчыгы 2017 елда 5000 квадрат метр мәйдандагы төзелеп бетмәгән мәдәният йорты бинасы сүтелгән урынга ясалган иде. Мәйданчыкта һәрвакыт кеше күп, бигрәк тә җәйге айларда. Әмма аны һәм тирә-юнен тәртипләп тоту өчен штат каралмаган. Мәйданчык территориясен үз ирке белән эшләүчеләр (доброволецлар) көче ярдәмендә тәртиптә тотарга туры килә. Быел бу тирәдә ике тапкыр өмә үткәрелде. 
Балалар мәйданчыгы белән рәттән ачык һавада волейбол һәм баскетбол уйнау өчен 18 метрга 30 метр зурлыктагы резина аслык җәелгән спорт мәйданчыгын төзү төгәлләнеп килә. Бары тик бирегә мәктәптән электр уты гына сузасы калды. 
Спорт мәйданчыгы тирә-юненә газон үләне чәчү өчен туфрак салына. 

фото: https: vk.com/bzovazashyr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk