2020 елга йомгак ясыйбыз.
Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел көндәлек сөтне 300 тоннага җиткерде, Кукмара республикада беренчелеккә чыкты. Шулай ук быел районыбыз игенчелек тармагында да үзенең эшли белүен күрсәтте: һәр гектардан уртача 43,2 центнер бөртек җыеп алып, республика районнары арасында беренче өчлеккә керде. Елның-елында мул уңыш үстерә торган кара туфраклы районнарны да уздырып, үзенең ташлы басуларында шуның кадәр икмәк иккән авыл халкына: «Афәрин, егетләр!» диясе генә кала. Хәтта кайбер басулар 60-70 центнерга кадәр уңыш бирде.
Быел газетабыз үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Язын үзизоляция чорында да бер көн эштән тукталмадык, райондашларыбыз белән элемтәләрне өзмәдек. «Демография – безнең киләчәк» дигән проектыбыз белән дәүләттән 300 меңгә якын сумлык грант отуыбыз күп кенә үрнәк гаиләләрнең тормышын бәян итәргә мөмкинлек бирде.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев