Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган

4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 32 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 32 кеше өйләрендә дәвалана. Шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда – 21, Чаллыда – 7, Биектау районында - 2, Әлмәт, Баулы, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда 4823 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3639 кеше сәламәтләнгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев