Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган

16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19ы өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19ы өйдә дәвалана. Барлык очраклар да элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда – 15, Чаллыда – 1, Нурлат районында – 9, Лаеш районында – 4, Яшел Үзән районында – 3, Югары Ослан, Биектау, Чистай районнарында коронавирус белән зарарлануның 1 очрагы ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 4858 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3705 кеше сәламәтләнгән.

Фото: «Татар-информ»

 

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев