Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тимур Какохо: Конституциягә төзәтмәләр - җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе ул

Хәзер Россиядә тиешле мөмкинлек закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.

Россия Конституциясенә гражданлык җәмгыяте институтларының сәясәтне формалаштыруда катнашуы турындагы төзәтмә — җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым, дип билгеләп үтте «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо.

Тимур Кахо сүзләренчә, коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк.

«Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерә торган коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде», — диде ул.

Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үз идеяләрен тәкъдим итеп, үзгәрешләр таләп итә ала, дип өстәде ул. Хәзер Россиядә тиешле мөмкинлек закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.

фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk