Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“ТАТМЕДИА” генераль директоры Ядегәр почта бүлекчәсен бүләкләде

Бүген "Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре бәйгесе"нең җиңүчеләре билгеле булды

“Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре бәйгесе”нең җиңүчеләре билгеле булды. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең матбугат залында бүген бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә җиңүчеләр “ТАТМЕДИА” генераль директоры Андрей Кузьмин кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнде. Приз ияләре арасында Ядегәр почта бүлекчәсе дә бар иде. Алар “Журналлар буенча иң яхшы тираж” номинациясендә җиңеп, 30 мең күләмендә премия белән бүләкләнделәр.

Әлеге почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтүче авылларда яшәүчеләргә “ТАТМЕДИА” карамагындагы 8 төрле журнал килә, аларның гомуми тиражы 60ка җыела. Ә авылларга таратылучы газеталар саны - 550 данә. Шул исәптән 119 гаилә “Хезмәт даны” газетасын алдыра икән.

Почта бүлекчәсендә эшләүчеләр белән дә таныштырыйк: аның җитәкчесе – Рузалия Миннемуллина, ә Әнисә Фәттахова һәм Нурулла Садыйковлар хат ташучылар булып хезмәт куялар. Хәер, әлеге һәнәр ияләренең вазыйфалары хат, газета-журналлар ташу белән генә чикләнми хәзер, алар пенсия дә өләшәләр, көнкүреш кирәк-яраклары саталар, коммуналь түләүләр кабул итәләр. Ядегәр почта бүлекчәсе һәр төр хезмәт күрсәтү буенча да алдынгылар исәбендә бара.

•    Бу бәйгедә җиңүебез безнең өчен көтелмәгән вакыйга булды. Аны оештырган “ТАТМЕДИА” җәмгыятенә, шулай ук газета-журналларга язылучыларга зур рәхмәт. Безгә бу бүләкне аклау өчен тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк, - диде Рузалия Миннемуллина.
2019 елның икенче яртыеллыгына подписка чорында да почтальоннар арасында бәйге оештырылачак. Хат ташучыларны һәм почта бүлекчәләрен анда актив катнашырга чакырабыз. Бәлки бәхет башкаларга да елмаер.

Хөрмәтле райондашлар! Быелның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына 6 айга язылу бәясе – 699 сум. Район газеталарына почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциянең үзеннән килеп алу мөмкинлеге булганнар аңа 450 сумнан языла ала. 5 данәдән күбрәккә язылучы оешмаларга, шәһәр мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына газеталарны үзебез китереп бирәчәкбез.

Фото: Султан Исхаков/ "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk