Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак

    Республикада аязучан-болытлы һава торышы саклана.

    14 мартта төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Республиканың көнбатышында урыны белән көчле кар була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Көндез урыны белән бераз кар яву ихтимал. Төбәктә аязучан-болытлы һава торышы саклана. Юлларда бозлавык булачак.

    Реклама

    Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -9 градуска, аязганда -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -4 тән 1 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

    Татар-информ

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: