Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл һәлакәте фаҗига белән тәмамланды

Юл кагыйдәләрен бозган аркасында, "Лада Ларгус" җиңел автомобиле йөртүчесенең гомере өзелә.

Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына республиканың Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә М7 трассасының 796нчы чакрымында "Лада Ларгус” автомобиле йөртүчесе дистанцияне сакламау аркасында, светофорда кызыл төс янганда туктап торган йөк машинасына бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе шунда ук җан бирә. Автомобильгә җитди зыян килә – пассажир һәм йөртүче утыргычлары фура астында калып бик нык яньчелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев